Бик акыллы киңәш.
Бер кеше акыллы карт янына килгән дә киңәш сораган. «Син һәрвакыт тыныч күңелле, беркемгә дә ачу тотмыйсың. Минем дә синең кебек буласым килә, моның серен ач әле», – дигән. Карт моңа бәрәңге һәм капчык алып килергә кушкан. «Берәрсенә ачуың килгән я үпкәләгән саен капчыкка бәрәңге сал», – дигән.
Вакыт үткән. Капчыгы тулган бу адәм көч-хәл белән йөри ди – йөге дә авыр, башта салган бәрәңгеләре череп, сасы ис тә тарата икән. Яңадан карт янына килеп: «Бу капчыктан туйдым, башка киңәш бирсәң иде», – дип сораган. Зирәк карт аңа: «Капчыктагы бәрәңгеләр кебек, ачу, үпкәләр дә күңелне авырайта. Кемгәдер үпкәләр, ачуланыр алдыннан шуны уйла – бу авыр йөк сиңа кирәкме?» – дип җавап кайтарган.
Фото freepik.com алынды
Нет комментариев