Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бу җимеш картаюны акрынайта һәм хәтерне яхшырта

Төрек диетологы аны көзге-кышкы чорда иммунитетның көчсезләнүенә дучар булганда да ашарга киңәш итә.

Диетолог Туба Сунгур ни өчен кешенең көндәлек туклану рационында гранат булырга тиеш, ди. Эш шунда ки, анда бик күп витаминнар, микроэлементлар һәм фолий кислотасы бар.

Шулай ук гранат тиренең картаю процессын акрынайтырга, хәтерне яхшыртырга һәм буыннар авыртуын җиңеләйтергә ярдәм итә ала. Моннан тыш, бу җимештә күп клетчаткалар бар, шуңа күрә ул ашказаны-эчәк тракты эшен җайга салырга сәләтле. Көзге-кышкы чорда иммунитетның көчсезләнүенә дучар булган кешеләргә дә көн саен гранат кулланырга тәкъдим ителә.

Әмма шикәр чиреннән интегүче кешеләргә эксперт бу җимеш куллануны контрольдә тотарга киңәш итә.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев