Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Чәчләрем куе булсын дисәгез...

Файдалы маска рецепты.

Чәчләрегез куе булсын, ялтырап торсын өчен белгечләр атнага бер тапкыр туклыклы маска ясарга киңәш итә. Моның өчен 2 аш кашыгы зәйтүн маена (оливковое масло) 1 йомырка сарысын салып болгатырга кирәк. Бу катнашмага ярты чәй калагы төелгән кызыл борыч, бер чәй калагы сыек бал өстәгез. Чиста, бераз дымлы чәчләргә һәм баш тиресенә битлекне сылап, башыгызга пакет киегез, файдасы ныграк булсын өчен өстән сөлге белән ураныгыз. 30 минуттан соң катнашманы шампунь һәм җылымса су белән юып төшерегез. Иң ахырдан лимон согы кушылган су белән чайкату яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев