Чия кайнатмасы рецепты
Киңәш-табыш

Чия кайнатмасы рецепты

Җәй­нең бу чо­рын­да күп­ләр кыш­ка җи­ләк-җи­меш­ләр әзер­ләү бе­лән мәш­гуль. Бы­ел чия уң­ды, ди бак­ча­чы­лар.

Аны туңдыргычта саклаучылар, киптерүчеләр дә бар, шулай да иң “тәмле” ысул - кайнатмадыр, мөгаен. Чия кайнатмасы рецепты белән Актаныштан Рузилә Яббарова бүлеште.

2 кг чиянең башта төшен алырга, аннары 500 гр шикәр комы белән болгатып кайнатырга куярга, суынгач тагын 500 гр шикәр комы салып, 5 минут кайнатып алырга. Суынгач, стерилизацияләнгән банкага тутырырга. Бу постны Инстаграм битендә меңнән артык подписчигыбыз карады, 35 кеше үзенә саклап куйды, күбесе башкалар белән бүлеште.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт инстаграм яңалыклары

Нет комментариев