Чиядән тәмле кайнатма
Киңәш-табыш

Чиядән тәмле кайнатма

Үзенчәлекле эзлеклелек белән әзерләнә торган кайнатма

Варенье кайната торган савытка 1 стакан су салып кайнатып чыгарырга.

1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы салып кайнатып чыгарырга, кабат 1 стакан чия белән 1 стакан шикәр комы салырга.

9 стаканга хәтле шулай эшләргә. Иң сонгысында кайнап чыккач ипләп кенә 15 минут кайнатырга, күбеге чыкса алырга.

4 стакан шикәр комы салып болгатырга, газны сүндерергә. Болгатып шикәр комын эретеп бетерергә, җылы килеш банкага тутырырга.

Чиянең төшен алып ясалмый. Бары тик бер генә тапкыр су салына — шул бер стакан гына. Чиясе бөрешми.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев