Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ялга киткәндә нинди дарулар алып барырга?

Табиблар ял вакытында кирәге чыгарга мөмкин препаратлар исемлеген атады.

Отпускка барганда иң элек кеше гел кабул итә торган даруларны алырга кирәк. Шулай ук хроник авырулар кискенләшкәндә кирәк булырга мөмкин препаратларны да онытырга ярамый. Диареяга каршы препаратлар, сорбентлар һәм ферментлар да гел үзең белән булырга тиеш, ди табиблар.

Томау төшкәндә, тамак авыртканда, температура күтәрелгәндә эчә торган даруларны да янда булырга тиеш. Шулай ук теш яки баш авыртып китсә эчәр өчен авыртуны баса торган дарулар да алырга киңәш ителә. Элек беркайчан да аллергиядән интекмәгән кешегә дә антигистамин (аллергиягә каршы) препаратлар алу комачауламас.

Җәрәхәтләнгәндә кирәк була торган йод, хлоргексидин, бинт, бактерицид пластырь дә алырга була. Реппелентлар һәм кан эчкеч бөҗәкләргә, талпаннарга каршы, шулай ук кояштан саклый торган препаратларның да кирәк булуы бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт