Дөге квасы
636
0
Организмны артык тозлардан бик яхшы чистарта.
Буыннар белән проблемаларыгыз бар икән, кан тамырлары кысылган булса (баш-колак шаулавы да еш кына шуңа бәйле), шушы квас ярдәм итәчәк. Дөге квасының файдасы шунда: ул организмны артык тозлардан бик яхшы чистарта.
Кирәкле ризыклар:
– 4 аш кашыгы дөге;
– 3 аш кашыгы шикәр;
– 1 аш кашыгы йөзем (мәҗбүри түгел).
Әзерләү: ️4 аш кашыгы дөгене юып, аңа бер литр кайнаган җылымса су салырга, ️3 аш кашыгы шикәр һәм ярты кашык йөзем өстәргә. Хәзер квасны 4 көн чамасы салкынча, караңгы урында тотарга кирәк. Буыннардагы авыртудан тулысынча котылу өчен дөге квасы белән 1 ай дәваланырга кирәк. Ашаганнан соң көненә өч тапкыр ярты стакан квас эчәргә.
Мәгълүмат Гөлшат Атнагулованың «Сәламәтлек» телеграм-каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев