Чәй янына тиз арада тәмле ризык
Кирәк була:
Йомырка - 5 данә
Шикәр комы - 120г.
Он - 100гр.
Үсемлек мае - 50г.
Сөт - 50г.
Тоз чеметеп
Күперткеч - 0,5б.к.
Варенье, джем яки повидло - 200г.
Эчлек өчен:
Эремчек - 200г.
Каймак - 70г.
Ванилин - 1б.к.
Шикәр комы - 70г.
Савытка үсемлек мае, сөт, тоз һәм шикәр комының яртысын салабыз. Яхшылап болгатабыз һәм он иләп салабыз, күперкеч өстибез. Сыек камыр килеп чыга. Йомырканың агыннан сарысын аерабыз. Сарысын камырга салабыз, яхшылап болгатабыз. Йомырка агына калган шикәр комын кушып миксер ярдәмендә кабарганчы күпертәбез. Йомырка агын камырга әз-әзләп кушып, катнашып беткәнче болгатабыз. Формага пергамент кәгазе җәеп камырны шунда агызабыз. Тигезләп җәйгәч духовкага 200 градуска 10-15 минутка тыгабыз. Пешкәнлеген зубочистка белән тикшерәбез. Алуга пергамент кәгазен алып ташлыйбыз һәм кайнар килеш варенье яки джем ягабыз.
Крем өчен эремчеккә каймак, ванилин һәм шикәр комын кушып блендер белән изәбез. Аны камыр өстенә ягабыз һәм пергамент кәгазе ярдәмендә рулетны төрәбез. Суыткычка 2-3 сәгатькә куеп торабыз. Бизәр өчен шикәр пудрасы яки кокос стружкасы сибәргә мөмкин.
Чәйләрегез тәмле булсын!
«Тәмле рецептлар» МАХ каналыннан алынды
Нет комментариев