Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Файдалы эчемлекләр

Дарулардан баш тартырга вакыт!

Файдалы эчемлекләр
* Бөтнекле чәй арыганлыкны бетерә, йокыны яхшырта, ашкайнайту эшчәнлеген җайга сала.
* Яшел чәй – антиоксидантлар һәм флавоноидлар чыганагы.
* Сөт кальций һәм терлек аксымы, Д витаминына бай.
* Томат согында онкологиядә каршы көрәшүче ликопин күп.
* Мүк җиләге морсы организмга антибиотик кебек тәэсир итә. 
 

Тәмле һәм файдалы чәйне үз бакчаңда үстергән үләннәрдән пешерергә була. 
Чамбыр (тимьян, чабрец) – хуш исле үлән. Ул ютәлне җиңә, хроник һәм кискен бронхитны дәвалый, астма өянәкләрен киметә, аппетитны ача, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.
Базилик чәйгә алсу төс бирә, аз гына сизелер-сизелмәс борыч тәме бар. Бу чәй эч күпергәндә, ашкайнату эшчәнлеге бозылганда файдалы. Аппетитны ача, нерв киеренкелегеннән коткара. 
Розмарин чәй өчен яфраклары да, чәчәкләре дә кулланыла. Ревматизм, подаградан файдасы бар. Озак чирләп хәлсезләнүчеләргә көч кертә, кан басымы түбән булганда ярдәм итә. 
Дару ромашкасы ашказаны авыртканда, ашказаны җәрәхәтеннән файдасы бар. Авыз куышлыгы һәм тамак ялкынсынудан, сулыш юллары чирләреннән булыша. 
Шалфей чәе тамак һәм авыз куышлыгындагы ялкынсынуларны җиңә, тирләүне киметә, ашказаны һәм эчәклек эшчәнлегенә файдасы тия. 
Тырнак гөлне (календула) үлән чәенә матур төс бирү өчен кушалар. Ул үт суы бүленеп чыгуны арттыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр