Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Фатир тарих музее түгел – тормышны җиңеләйтик!

Сервантта кунаклар килүен көтеп ята торган креманка, диңгезгә бара калсам дип 10 ел элек алынган эшләпә, беләзеге генә өзелгән кул сәгате, балаларның кечерәйгән киемнәре...

Теләсәң, бу исемлекне озак дәвам итәргә булыр иде. Кемдер һаман ташларга кызганып, барысын да җыеп бара, берәүләр ташлый, икенчеләре кирәксә-кирәкмәсә дә этеп-төртеп кешегә тагып җибәрә. Ә кайберәүләр шул буш яткан нәрсәнең яңа «иясен» эзли, аны акчага сатып җибәрә. 
Чүп-чардан арыну («расхламление») – бу яшәү урынын кирәксез әйберләрдән бушату, тормыш сыйфатын яхшырту һәм стресс дәрәҗәсен киметү өчен эшләнә. Бу процесс төркемләүне («калдырырга» / «бирергә» / «ташларга»), саклауны оештыруны үз эченә ала һәм вакытны, урынны бушатып, аңлы куллану гадәтен үстерергә ярдәм итә. Бу эшне ничек җайлы итеп оештырырга соң? Белгечләр киңәшен тәкъдим итәбез.

Төп принциплар һәм ысуллар:
• Аздан башлагыз – барлык әйберне берьюлы түгел, ә төркемнәр (кием, китаплар, документлар) яки зоналар буенча барлагыз.
• 6 ай кагыйдәсе: әгәр әйбер ярты ел кулланылмаган булса (һәм бу сезонлы кием булмаса), аннан кыю рәвештә котылыгыз.
• Өч тартма: барлаган вакытта әйберләрне өч төркемгә бүлегез – «калдырырга», «бирергә, сатарга» һәм «ташларга».
• «27 әйбер» техникасы: берьюлы 27 кирәксез әйберне табып, өйдән чыгарып ташлау (мәсәлән, ай кимегән вакытта).
• КонМари ысулы: сезгә шатлык китерә торган әйберләрне генә калдырыгыз һәм аларны вертикаль рәвештә саклагыз.
• «Шведча үлем алды җыештыруы»: бу ысулны куллану өчен үзегезгә сорау бирегез – «Миннән соң бу әйбер якыннарымның тормышын җиңеләйтерме?» Юк икән – аннан котылыгыз!

Нәрсә чүп-чар дип санала:
Ватылган предметлар, искергән киемнәр (чүпрәккә калганнары), вакыты чыккан косметика, бер үк төрле инструментлар (дубликатлар), кирәксез документлар һәм шатлык китерми торган сувенирлар.
Киңәшләр:
• Чүп-чардан арынуны ялгыз гына башкарыгыз – якыннарыгыз кирәксез әйберне калдырырга үгетләмәсеннәр.
• Әйберләрне «бәлки кирәк булыр» дип сакламагыз – гадәттә, ул «бәлки» беркайчан да килми.
• Эмоциональ яктан әзерләнегез: чүп-чардан арыну – бу җыештыру гына түгел, ә үткәннәрне җибәрә белү дә.

Шәһәрдәшләребез кирәкмәгән әйберләрдән ничек котыла икән? 
Регина: 
– Кимчелеге булган яки тузган киемне ташлыйм. Мин кимим икән – ник башкалар кисен ди аны? Ә менә «авылга ярар әле» дип бөтен кием-салымын шунда ташучыларга ачуым килә. Имеш, мал янына булса да ярап куяр. Аларның пайеткалы күлмәкләрен, авыр курткаларын киеп көтү көтәргәме? Әниләргә дә шулай кайтаралар, әнием юаш – «кирәкми» дияргә ояла, ташларга да батырчылык итми, кеше акчага алган дип. Тик яталар шунда, чормада. Кунакка кайткач, кеше күрмәгәндә, үзем мунчага алып кереп ягам. Дөресен әйткәндә, авылда тышта эшләгәндә дә сыйфатлы спецовка, җайлы киемнәр кияләр, алар да машина белән кибетләргә йөреп, киемен алып тора – анда да шәһәрдән ким яшәмиләр. Ташымагыз сәләмәгезне – юклык заманы бетте.
Алия: 
– Өр-яңа килеш яткан киемнәр дә бар бит әле. Аеруча, балаларныкы. Кеше бүләк итә дә, ләкин ул киелми кала – йә үлчәме туры килми, йә бала тиз үсеп китә. Андыйларын балалар йортына илтәм. Искергән киемнәрне эшкәртүгә җибәрәм. Кәгазьне макулатурага тапшырабыз. Өйдә яңа савыт-саба әйберләре дә күп – мин балалар бакчасында эшлим, бәйрәмнәрдә бүләккә дә алып киләләр. Алар үз вакытын көтеп шкафта ята. Әгәр кулланмаячагымны белсәм, якыннарга бүләк итәм.
Ләйсән: 
– Бөтен артык әйберне игъланнар сайтына куеп сатам. Бушлай бирсәң, кеше аның кадерен белми. Гөлләрне, гөл савытларын, укылган китапларны да шулай урнаштырам. Бик җайлы – безнең йортта гына пункт бар, шуннан кирәкле адреска җибәрәм. Балаларга тәмле әйбер алырга булса да, акчасы кереп тора. Мин моның белән шундый мавыгып киттем – сайтның бөтен нечкәлекләрен белеп бетердем. Караулар күп булсын өчен көн саен берәр нәрсә куеп барырга кирәк. Ватылган кофе аппаратын да куйган идем – аны да алып киттеләр, ремонтлыйлардыр, бәлки. Яхшы фикерләр язсыннар өчен кечкенә генә бүләкләр дә әзерлим – чәч резинкасы, мәсәлән. Сиңа сорап язгач, тиз арада җавап бирү дә мөһим, алайса клиентны югалтасың – алар башканы эзли башлый. Шуңа хәбәр килеп торсын өчен махсус сәгать тә алдым.
Гөлнара: 
– Мин яхшырак булган киемнәрне мохтаҗ кешегә бирергә тырышам, бик начарларын чүплек янына куям – алып китәләр шундук. Бүген менә балконны җыештыра башладым әле – анда ни генә юк, кая илтеп бетерәсе булыр?!
Гүзәл Шиһапова әзерләде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр