Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Гөмбә салаты

Кирәкле әйберләр: Маринадланган гөмбә – 495 грамм. Пешкән, угычтан уылган кишер. Яшел суган, петрушка, укроп. Тавыкның пешкән түш ите. Маринадлаган кыяр – 2-3 данә. Пешкән бәрәңге һәм йомырка – 3әр данә, Угычтан уылган каты сыр – 145 грамм.

Эш барышы:
Салат савытын көнбагыш мае белән майлап, өстенә азык пленкасы җәябез. Пленканың чит-читләрен чыгарып калдырырга кирәк. Ингредиентларны катламлап тезәбез: гөмбә, яшел тәмләткечләр, кишер, кыяр, тавык ите, сыр, йомырка, бәрәңге. Беренче һәм икенче катламнан соң майонез сылыйбыз да төнгелеккә суыткычка куябыз. Икенче көнне салат савытын икенче тәлинкәгә әйләндерәбез дә чит-читләрен яшел тәмләткечләр һәм сыр белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт