«Грекча салат»
Киңәш-табыш

«Грекча салат»

Тәмле һәм тиз үзләштерелә.

Кирәк: Кирэк: помидор, яшел кыяр, баллы борыч , төше алынган зәйтүн җимеше, брынза, пекин кәбестәсе, көнбагыш яки зәйтүн мае.
Башта помидор, кыяр, борыч, кәбестәне яхшылап салкын суда юалар. Аннан аларны 2 см зурлыгында шакмаклап турыйлар. Туралган яшелчәләрне тирән савытка салалар. Хәзер инде сырны да нәкъ шулай ук шакмаклап турыйлар һәм савытка бушаталар. Продуктлар өстенә зәйтүн җимешләре салалар да, бераз көнбагыш яки зәйтүн мае өстәп, яхшылап болгаталар.


Фото: / https://ru.freepik.com сайтыннан
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


киңәшләр тәмле һәм файдалы

Нет комментариев