Якын кешегездә яман шеш тапсалар...
Психолог киңәше.
Кемгәдер яман шеш диагнозы куелганда, бу аның гаиләсе, туганнары, дуслары өчен дә авыр сынауга әйләнә. Диагноз үзе генә түгел, дәвалау юллары да кешеләрне борчуга сала.
Онкопациент шок кичерергә, күңелен ачу-ярсу да, курку да чарасызлык та биләп алырга мөмкин. Сезнең янәшәдә булуыгыз якын кешегезгә бу катлаулы чорны җиңелрәк үтәргә ярдәм итә ала. Мондый ситуациядә үз-үзеңне ничек тотарга, нинди сүзләр әйтергә? Бу уңайдан белгечләр берничә киңәш бирә.
Иң мөһиме – кешегә аның ялгыз түгеллеген күрсәтергә. Мөмкин булганча бергә булырга тырышыгыз. Хәтта аның белән нәрсә турында сөйләшергә белмәсәгез дә. Кайвакыт, кешенең яныңда булуы мең сүздән артык була. Бу диагноз белән очрашучылар еш кына үзен бар дөньяда берүзе генә калган кебек хис итә. Ә якыннары янында, терәк булса, кеше ныклыгын югалтмый. Авыруның үзеннән дә: «Сиңа ничек ярдәм итим?» – дип сорарга була.
Кайвакыт кешегә бушану, күңелендәге хисләре, уйлары белән уртаклашу кирәк. Ул куркырга, кемнедер ачуланырга, нәрсәгәдер зарланырга мөмкин. Тыймагыз, ачуланмагыз, киңәшләр бирмәгез. Бары сабыр гына генә игътибар белән тыңлагыз.
Ракны дәвалаганда күпсанлы медицина тикшеренүләре, төрле процедуралар үтәргә, табиблар янына еш барырга, дәваланырга, аннары тернәкләнү үтәргә туры килә. Бу вакытта якын кешегезгә ничек ярдәм итәргә соң?
Сүз ниндидер катлаулы, булдыра алмастай эшләр турында бармый. Аның белән бергә табибка барырга, кибеттән ризыклар алып кайтып бирергә, ашарга әзерләргә, өен җыештырырга була. Күпләр бу хакта сорарга авырсына, ярдәмне үзегез тәкъдим итсәгез яхшырак.
Кемгәдер авыр вакытта үзенә генә калырга, уйланырга, аралашуны чикләп торырга кирәк. Аның бу теләген хөрмәт итегез. Шул ук вакытта, чакыру белән янына килә алуыгызны белдереп куегыз.
Шунысы да бар, авыруны караучы якыннары кайвакыт аның үзенә караганда да ныграк стресс кичерергә мөмкин. Якыныгызга ярдәм иткәндә үзегезнең күңел халәтен дә онытмагыз. Кемгәдер терәк булу җиңел түгел. Күңелегез тулса, авыр булып китсә, дусларыгыз, туганнарыгыз белән уртаклашыгыз яисә психологка мөрәҗәгать итегез.
Яман шеш диагнозы куелган кешегә әйтердәй җылы сүзләр:
«Мин синең белән»
«Сиңа ничек ярдәм итә алам?»
«Синең өчен нәрсә эшлим?»
«Синең терелүеңә ышанам»
«Син – минем кадерле кешем»
«Мин сине яратам»
Әлеге мәгълүматны Россиянең «Онкологика» өлкән яшьтәге онкопациентларга ярдәм итү фонды тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев