Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Яшь эшмәкәр Регина Хурамшина: «Меренга рулеты пешерергә уйлыйм»

– Гадәттәгечә ялларда эшлим мин. Алай да, вакыт табып, балам белән Казанга барырга планлаштырабыз. Эш дип түгел, болай гына. Казанның матур урамнары буйлап йөрергә яратам шулай.

Аннары авылга кайтырбыз дип торам, энекәшне армия сафларына озатабыз. Исән-имин йөреп кайтсын берүк дип телим! 

Гаиләбез аеруча да ярата торган меренга рулеты пешерергә дә уйлыйм. Рецепт белән уртаклашам. 

Меренга өчен кирәкле ингредиентлар: йомырка агы – 200 грамм, шикәр комы – 300 грамм, лимон согы – 2 аш кашыгы, кукуруз крахмалы – 2 аш кашыгы, миндаль чикләвеге ваклары – тәменчә. 

Эчлек өчен кирәк: катырылган кура җиләге – 200 грамм, шикәр комы – 50 грамм, кукуруз крахмалы – 1 аш кашыгы. 
Крем өчен кирәкле ингредиентлар: маскарпоне сыры – 250 грамм, 33-35 процентлы сөт өсте (сливки), шикәр пудрасы – 60 грамм. 

Эш барышы. Баштан меренга әзерлибез. Барлык ингредиентларны яхшы итеп блендер белән болгатабыз – меренга «басып торырлык» хәлдә булырга тиеш. Аннары эчлек өчен барлык кирәкле әйберләрне бергә болгатабыз. Меренга рулетын пергамент кәгазе өстенә җәябез, аның өстенә миндаль чикләвеге вакларын сибәбез, шуннан соң алдан кабызып куелган мичтә пешерәбез. Ул 30 минутлап пешәчәк. Әле кайнар меренганы башка пергамент кәгазенә куябыз һәм өстен аска каплыйбыз. Аны суытырга калдырып торабыз. 
Эчлек ясарга керешәбез. Катырылган кура җиләге өстенә шикәр комы һәм кукуруз крахмалы өстибез. Соңыннан аны духовка өстенә куеп, эретеп алабыз. Бертөрле куе масса барлыкка килергә тиеш. 

Крем ясыйбыз. Барлык ингредиентларны миксер белән болгатабыз. 1-2 аш кашыгы крем калдырабыз да, калганын меренга өстенә сылап чыгабыз. Соңыннан крем өстенә суынган эчлек агызабыз. Соңыннан исә меренганы рулет формасына китереп төреп куярга гына кала. Рулет өстенә калган кремны сылап, өстенә теләгән җимешләр тезеп, матурлап куярга була. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев