Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Язгы авитаминоз: аңардан ничек арынырга?

Организмны витаминнар белән баету өчен берничә ысул.

Кызганычка каршы, күпләребезнең организмы витаминнарга кытлык кичерә. Ризык белән кергән күләм еш кына җитәрлек булмый. Аеруча бу яз көне үзен нык сизелә. Организм хәлсезләнә, юктан гына кәеф кырылып бара, бер эшкә дә күңел төшми, тырнаклар сына, чәч коела, тире кибә һәм башкалар. Боларны булдырмас өчен игътибарыгызга берничә киңәш тәкъдим итәбез.

- Көненә ике мәртәбә ашар алдыннан берәр стакан мүк җиләге согы эчәргә кирәк.

- 2 аш кашыгы балны бер стакан кайнаган суда эретеп, шунда 1 лимон согы, 1 кишер согы (зур гына кишерне вак угычтан чыгарырга һәм согын сыгарга) өстәргә. Барын да яхшылап болгат-каннан соң берничәгә бүлеп, көн дәвамында эчеп бетерергә.

- Чыршы яки нарат ылысын салкын су белән яхшылап чайкарга һәм вак итеп турарга. Вакланган 4 стакан ылыс өстенә 2 стакан салкын су өстәп, шуңа 2 бал кашыгы лимон согы, 1 аш кашыгы серкә салырга да, өч көнгә караңгы урынга төнәтергә куярга кирәк. Әледән-әле болгатып торырга. Аннары сөзеп, көн саен берәр стакан эчәргә.

- Ярты литр суга 1 стакан вакланган усак кайрысы салып, кайнатып чыгарырга һәм 10-15 минут акрын утта тотарга. Уттан алгач, җылы сөлге белән төреп, 3 сәгать төнәтергә. Көненә өчәр мәртәбә 150 шәр грамм эчәргә.

Әлеге киңәшләрне кулланып карар алдыннан табиб белән дә киңәшләшергә дә онытмагыз!

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт