Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Язгы авитаминоздан ничек арынырга?

Витаминнар һәм минераллар комплексын эчү генә җитми, туклану рационын баету да кирәк.

Кызганычка каршы, күпләребезнең организмы витаминнарга кытлык кичерә. Ризык белән кергән витамин күләме еш кына җитәрлек булмый. Аеруча бу яз көне нык сизелә. Организм хәлсезләнә, юктан гына кәеф кырыла, бер эшкә дә күңел ятмый, тырнаклар сына, чәч коела, тире кибә һәм башкалар. Боларның барысы да авитаминоз билгеләре булуы ихтимал. 

Хәлегезне берникадәр яхшырту өчен организмны актив матдәләр белән баету чарасын күрү мөһим. Иң беренче чиратта, әлбәттә, витаминнар эчәргә тәкъдим ителә. Моны табиб белән киңәшләшеп эшләү мөһим.

Язгы авитаминоз вакытында күбрәк B төркеме витаминнарының дефициты күзәтелә. Алар нерв системасы эшчәнлегенә йогынты ясый, шунлыктан игътибарлылык югала, кеше төшенкелеккә бирелә. В төркеме витаминнары кешене арудан саклый, эчәкләр эшчәнлеген җайга сала, хатын-кызга күремне җиңелрәк үткәрергә ярдәм итә.

Авитаминоз организмның C, D, E, K витаминнарына кытлык кичерүеннән дә булуы ихтимал. C витамины организмның табигый саклау көчен активлаштыра, кан тамырларын ныгыта, теш казналарының ныклыгы өчен җавап бирә. D витамины организмга кальцийны үзләштерергә ярдәм итә, аппетит өчен җавап бирә, йокыны көйли. E витамины – тире күзәнәкләрен тышкы һәм эчке кире факторлардан саклаучы табигый антиоксидант. Ул зәйтүн маенда, яшелчәләрдә һәм яшел суган, укроп, салатта күп. A витамины күзнең челтәрле кабыгының капиллярларын тергезә һәм күрү сәләтен саклый. Шулай ук тире катламының ныклыгын тәэмин итә. Ул балыкта, фасольдә, сыер итендә күп. K витамины кан әйләнеше системасы эшчәнлеген җайга сала.

Әмма витаминнар һәм минераллар комплексын эчү генә дә җитми, туклану рационын баету да кирәк. Табиблар юкка гына күбрәк яшелчә-җимеш, чикләвекләр ашарга кушмый. Чыннан да, без еш кына бертөрле тукланырга гадәтләнгәнбез. Әмма хәзер аны төрләндерергә мөмкинлек бар. Ел әйләнәсенә яшелчә-җимеш, күрәгә, караҗимеш, йөзем, чикләвек һәм башкалар сатылып тора.

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев