Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Язын бүлмә гөлләренә әлеге катнашманы сибәргә кирәк

Бу вакытта гөлләр актив үсеш фазасына керә.

Бүлмә гөлләре чәчәк аткан чакта, аларга теш пастасыннан ясалган ашлама сибәргә була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Мондый ашлама туфракның ачылыгын киметә, кальций һәм фторга баета. Шулай ук күгәреккә һәм гөмбәчек авыруларын каршы профилактика да була.

Агарту эффекты булмаган теш пастасы алыгыз. Иң арзанлы балалар өчен теш пастасы да ярый. Балалар өчен пастада химик матдәләр дә азрак була. Балалар теш чистартканда йотып җибәрү сәбәпле, алар өчен пастага химик матдәләрне азрак салалар.

Бүлмә температурасындагы 1 литр суга теш пастасының дүрттән бер өлешен салыгыз. Паста эреп беткәнче, яхшылап болгатыгыз. Гөл тамырына шушы эремәне сибегез.

Ләкин мондый ашлама кулланыр алдыннан, гөлләрегез ачы туфрак яратамы икәнен билгеләгез. Мәсәлән, азалия һәм гарденияләр кислоталы туфракта яхшы үсә, аларга теш пастасы белән ашлама зыянлы була, диелә хәбәрдә.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт