Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Җиләктән пирог

Бу камыр рецепты универсаль. Барлык төр пироглар да, гөбәдия, пирожкилар пешерергә ярый.

Камыр өчен:

0,5 стакан җылымса сөт, 25-30 гр юеш чүпрә, 2 аш калагы шикәр комы, 1 чеметем тоз, бүлмә температурасындагы 1 маргарин кирәк. Йомшак камыр басарга һәм 1 сәгатькә җылы урында кабарырга калдырырга.

Эчлек өчен:

1 кат: 1 пачка кибет эремчеге, 1 аш калагы каймак, 2 йомырка, 3-4 аш калагы шикәр комы, 1 аш калагы манный ярмасы. Барысын да болгатып, бераз тотарга.

2 кат: җир җиләген тәменчә шикәр комы, 2 аш калагы манный ярмасы болгатып, ярты сәгать тотарга (манный ярмасы бүртеп китсен өчен).

Пирогның аскы өлешенә дигән камырны зуррак итеп җәяргә, табаның кырыйларына менеп торырлык булсын. Астагы катка эремчек, өскә җир җиләген салырга, уртадагы камырны бик юка гына итеп җәяргә.

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев