Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Иммунитетны ничек ныгытырга?

Аны эчкәннән соң, организм вирусларга бирешми башлый.

Иммунитет витаминнар, микроэлементлар җитмәүдән, стресс, спиртлы эчемлекләр кулланудан һәм тәмәке тартудан какшый. Аны ныгыту өчен сәламәт тормыш алып барырга кирәк. Табиблар организмны чыныктырырга киңәш итәләр: күбрәк саф һавада булырга, бүлмәне ешрак җилләтергә, өйдә яланаяк йөрергә, контрастлы душ керергә. Организмны ныгыту өчен витаминнарга һәм микроэлементларга бай ризыклар белән туклану да кирәк. Моның өчен углеводларга, майларга, аксымнарга бай ризыкларны җитәрлек ашарга кирәк. 

Имбирьле лимонад: 2 лимон, 1 стакан газлы минераль су, 1-2 см имбирь тамыры, 3 аш кашыгы шикәр комы, боз кирәк. Лимон согын сыгабыз. Имбирьне нечкә итеп буйга турыйбыз, өстенә бер стакан кайнар су агызабыз. Шикәр комы кушып, 5 минут сүрән утта тотабыз. Сөзеп, лимон согы белән газлы су һәм боз салабыз.

Тәмләткечле чәй: киптергән 2 канәфер, кечкенә генә 1 имбирь кисәге, 3 гр корица, 5 гр коры кара чәй, 500 мл су, угычтан уылган лимон кабыгы. Канәфер, имбирь тамыры, корица өстенә су салып кайнатырга куябыз. Кайнап чыгуга, уттан алып, кара чәйне, лимон кабыгын салып төнәтәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмле чәй