Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Иммунитетны ничек ныгытырга?

Дөрес тукланыгыз. Көз көне күбрәк аксым кулланырга кирәк. Пешкән ит, яшелчә, җиләк-җимешләрне күбрәк ашагыз.

Туйганчы йоклагыз. Эш белән ял аралаштырылса, иммунитет кына түгел, нерв системасы да ныгыячак.

Саф һавада булыгыз. Көн саен һава торышының нинди булуына карамастан, кимендә ярты сәгать саф һавада булырга тырышыгыз. 

С витаминын кулланыгыз. Бу могҗизалы витамин иммун системасын ныгыту өчен иң файдалысы булып санала. Ул алмада, яшел тәмләткечләрдә, цитруслы җиләк-җимештә бар. С витамины ылыстан ясалган эчемлекләрдә бик күп.  

Начар гадәтләрдән арыныгыз. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллану, баллы ашарга ярату – болар барысы да иммунитетны какшата.

Фото: womfire.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев