Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Иммунитетны саклау өчен хәрәкәтлән һәм дөрес туклан

Көз көне имунитетны ничек ныгытырга? Линуза Ганиева исемендәге 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина үз киңәшләрен бирә.

– Беренче чиратта, дөрес тукланырга кирәк. Аксымнарга бай ризыклар һәм пешкән итне күбрәк ашагыз. Шулай ук  яшелчә, җиләк-җимешләрне дә онытырга ярамый.

–  Кеше туйганчы йокласа, эш белән ялны дөрес итеп аралаштырса, иммунитеты гына түгел, нерв системасы да нык була. 

– Һава торышының нинди булуына карамастан, көн саен кимендә ярты сәгать саф һавада булыгыз. Яңгырлы, карлы көннәрдә акыллы кеше этен дә чыгармый дисәләр дә, саф һава файдалы, туңмас, юешләнмәс өчен җылы киенеп чыгарга гына кирәк.

–  С витаминын кулланыгыз. Бу могҗизалы витамин иммун системасын ныгыту өчен иң файдалысы булып санала. Ул алмада, яшел тәмләткечләрдә, цитруслы җиләк-җимештә бар. С витамины ылыстан ясалган эчемлекләрдә бик күп.  

–  Фитотерапия. Иммунитетны ныгыту өчен халык медицинасы да ярдәм итә. Миләш, эхинацея, гөлҗимеш төнәтмәләре файдалы. Әлеге җимешләрне 1:10 исәбеннән су белән кушып, 15 минут кайнатканнан соң 40 минут төнәтергә һәм төнәтмәне көн саен бер стакан эчәргә кирәк.

–  Начар гадәтләрдән арыну. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллану, баллы ашарга ярату – болар барысы да иммунитетны какшата. Шуңа күрә күбрәк хәрәкәтләнергә, спорт белән дус булырга кирәк. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев