Киңәш-табыш

Җир җиләгеннән кайнатма

1 кг җиләккә 1 кг шикәр комы кирәк.

Җиләкне юып, өстенә шикәр сибеп, сигез-ун сәгатькә калдырырга. Соңыннан җиләкне сүрән утка кайнатырга куярга, кайнауга кергәннән соң биш минут тотарга. Уттан алып суытырга. Аннары кабат биш минут кайнатырга кирәк. Процедураны өч-дүрт тапкыр кабатлап, кайнар кайнатманы банкаларга тутырырга.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев