Ит йомшак булып пешсен өчен нишләргә?
Моның җайлы гына ысулы бар.
"Ит каты һәм коры булып пешмәсен өчен аш содасын кулланырга була", - ди кайбер пешекчеләр. Моның өчен башта итне яхшылап юарга һәм корытырга кирәк. Биредә кәгазь тастымал ярдәмгә килә ала. Аннары итне шакмаклап турыйсы була. (Чама 30×30 мм үлчәмле шакмаклар.)
Аш содасын аерым савытка салырга һәм ит кисәкләрен шул сода онында әвәләргә кирәк. Аннары итне суыткычка биш сәгатькә куеп торырга киңәш ителә. Итне пешерә башлаганчы, кисәкләрне яхшылап юарга да онытмагыз. Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев