Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ютәлдән – сарымсак һәм сода пары

Ютәлдән сарымсак һәм чәй содасы ингаляциясе бик тиз ярдәм итә. Аны ничек ясарга?

Кәстрүлгә 1 стакан су агызып, плитәгә куярга. Су кайнап чыккач, вак итеп туралган 6 тырнак сарымсак салырга һәм утны киметергә. Сарымсак 5 минут сүрән утта пешәргә тиеш. Уттан алып, 1 бал калагы чәй содасы өстәргә.

Башка юрган каплап, сарымсак парын тирән итеп борын аша суларга, һаваны авыздан чыгарырга. Шулай су суынганчы суларга. Ингаляцияне кич йокларга ятар алдыннан ясау файдалы. Гадәттә өч процедура җитә.

Фото: attuale.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев