Кайсы вакытта кергән төш иң дөресе була?
Начар төш керсә, «Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим», дип икенче якка борылып ятарга кирәк.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белдерүенчә, сәхәр вакытында кергән төш ул (төшләрнең) иң дөресе була.
"Сәхәр вакыты – иртәнге намазга хәтле булган вакыт, төннең ахыргы өлеше.Төшләрнең бу вакытта дөрес булуын галимнәр «кешенең бу вакытта фикерләре төзек хәлдә, карыны ач булуы, һәм бу вакытта фәрештәләр иңү вакыты», - дип аңлата ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев