Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Киңәш-табыш

Кан басымы күтәрелсә нишләргә?

Гипертоник криз теләсә кайсы вакытта башланырга мөмкин.

Яз көне кан басымы уйнауга зарланучылар күп. 160/90 һәм аннан да югарырак күрсәткечләр булса, табиб билгеләгән препаратларны эчәргә кирәк.
Гипертоник криз теләсә кайсы вакытта башланырга мөмкин. Шуңа да үзең белән аптечка йөртергә киңәш итәләр.  Пульс ешаеп, кан басымы кинәт югары күтәрелсә, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк. 

Ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче түбәндәге күрсәтмәләрне үтәү зарур:
•    Барлык эшне калдырып торырга;
•    Утны сүндерергә, артык яктылык булмаска тиеш;
•    Киемнең алгы сәдәфләрен ычкындырырга;
•    Бүлмәне җилләтергә;
•    Креслога утырырга;
•    Аякны җылы суга тыгып торырга;
•    Әкрен генә суларга;
•    Баллы чәй эчәргә.
 
Нәрсә эшләргә ярамый:
•    Кисәк торып китәргә;
•    Ятарга, иелергә;
•    Физик көч кулланырга;
•    Табиб билгеләмәгән даруларны эчәргә.
 
Гипертоникларга тоз, кофе, алкоголь күләмен чикләргә киңәш итәләр. Майлы, баллы продуктлар да сәламәтлеккә зыянлы. Тәмәкедән бөтенләй баш тарту мөһим. Составында калий һәм магний булган продуктларга өстенлек бирергә кирәк.  Көненә кимендә 7-9 сәгать йоклау, физик күнегүләр ясау, саф һавада йөрү, сулау техникаларын куллану зарур.

Фото freepik.com сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев