Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Карбызны тәүлекнең кайсы вакытында ашарга ярамый?

Белгеч сүзләренчә, карбыз – бәвел һәм үт сыеклыгы кудыра торган чара, ул холестерин күләмен дә киметә.

Табиб-хирург тәүлекнең кайсы вакытында карбыз ашарга ярамавын әйткән. Белгеч сүзләренчә, аны йоклар алдыннан ашамау хәерле. Иң яхшы вакыт – иртән яки көндез. Моннан тыш, карбызны башка әйбер ашаганда түгел, ә аерым ризык итеп капкалап кую мөһим. 

Белгеч сүзләренчә, карбыз – бәвел һәм үт сыеклыгы кудыра торган чара, ул холестерин күләмен дә киметә. «Зур һәм тәмле карбызда файдалы матдәләр күп. Аерым алганда, А, В, С, Е витаминнары, магний, кальций, фосфор, тимер, натрий. Анда су да күп. Шуңа күрә ул бәвел һәм үт сыеклыгын яхшы куа, холестеринны киметә, ябыгырга ярдәм итә, сусауны баса», – дигән Умнов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев