Кәбестә тозладыгызмы?
Киңәш-табыш

Кәбестә тозладыгызмы?

Тозлау өчен соң өлгерә торган кышкы сортларны алырга кирәк. Кәбестә башлары тыгыз булсын. Карбыз кебек суккалап карагыз, аннан яңгыравык тавыш ишетелергә тиеш.

- Тозлар өчен эре аш тозы алына. Йодлаштырылган яисә вак тоз ярамый.
- Элек кәбестә тозлаганда кишерне бөтенләй кушмаганнар. Чөнки ул баллы, кәбестәне йомшарта. Шуңа кишерне азрак, 2 килограмм кәбестәгә иң күбе бер-икене генә кушалар. Ул төс кертү өчен кирәк.
- Кәбестәне агач мичкәгә тозлау - иң яхшысы. Андый савытыгыз юк икән, эмаль кәстрүл яисә чиләк, банка кулланырга була.

- Кәбестәне беркайчан да пластик савытка тозламагыз.
- Кәбестә 2-4 көн бүлмә температурасында авыр әйбер белән бастырган килеш әчергә тиеш. Аннары салкын урынга (суыткыч, баз) алып куялар, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев