Кешью - файдалы чикләвек
Киңәш.
Кешью тиз үзләштерелә торган углеводларга, протеиннарга һәм магнийга бай. Бу элементлар кешенең ныклыгын арттыра.
Кешью ми һәм йөрәк эшчәнлеге өчен бик файдалы, организмдагы «начар» холестеринны чыгарырга ярдәм итә. Чикләвек сөякләрне ныгытырга булыша: магний, фосфор һәм кальций сөяк тукымасы өчен бик мөһим.
Кешью цинк һәм витаминнарга бик бай, алар ярдәмендә иммунитетны саклый. Тик аны артык күп ашау зыян да китерергә мөмкин.
Көненә күпме ашарга ярый?
Өлкәннәргә көненә — 20-30 грамм (якынча 15-20 чикләвек), өч яшьтән зуррак балаларга 5-10 грамм (3-5 чикләвек) ашау киңәш ителә.
Чикләвекне ничек сакларга?
Чикләвекне ябык төргәктә бүлмә температурасында 1 айга кадәр сакларга була. Суыткычта 6 айга, ә туңдыргычта 1 елга кадәр саклана. Чикләвекне дымнан һәм кояш яктысыннан сакларга кирәк, чөнки аннан әче тәм килә башларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев