Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Хризантема салаты

Салатка тәм кертү һәм бизәү өчен чипсы алырга кирәк

Кирәк:
Ысланган тавык - 250 гр.
Йомырка – 4 данә
Кукуруз-150 гр.
Гөмбә – 100 гр.
Чипсы - 50 гр
Майонез - 140 гр.

Тавык итен вак вак шакмак итеп турыйбыз. Йомырканы пешереп, сарысын кырабыз, ә агын турыйбыз.

Беренче катлам - тавык ите. Өстенә майонез сылыйбыз. Икенче катлам - консервланган шампиньон. Өченче катлам - кукуруз. Ә өченче катлам - йомырка агы. Салатның өстен йомырка сарысын сибеп, бизибез. Һәр катламнан соң майонез сыларга онытмыйбыз. Салатка тәм кертү һәм бизәү өчен чипсы алып, чәчәк таҗлары итеп тезәбез.
Салат әзер. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев