Көнкүреш химиясен кибеткә кире тапшырып буламы?
ТР Алкоголь инспекциясе белгечләре ачыклык кертте
Көнкүреш химиясе – һәр йортта диярлек бар: кер юу порошоклары, савыт-саба юу өчен чистарткыч гельләр һәм спрейлар. Ләкин сатып алган товар үзен акламаса яки кимчелеге булса, нишләргә? Аны кибеткә кире тапшырып буламы? Әлеге сорауга ТР Алкоголь инспекциясенең Чаллы бүлеге белгечләре ачыклык кертте.
Гамәлдәге кануннар нигезендә, көнкүреш химиясе алмаштыру мөмкин булмаган товарлар исемлегенә кертелгән, «ошамады» дип кенә аны кире кайтарып булмый. Хәтта төргәге ачылмаган, касса чегы сакланган очракта да сатучы товарны кабул итүдән баш тартырга хокуклы. Бу товарның үзенчәлекләренә бәйле: көнкүреш химиясен куркынычсызлык һәм гигиена таләпләре аркасында икенче тапкыр сату авыр.
Шулай да кимчелеге булганда көнкүреш химиясен кире кайтару рөхсәт ителә. Гадәттә түбәндәге җитешсезлекләр күздә тотыла:
* Консистенциясе үзгәрү.
* Җитештерү брагы. Эшләмәүче дозатор, сиптергеч тишелү һ.б.
* Саклану вакыты чыгу.
Шушындый кимчелекләрнең берәрсе ачыкланса, сатып алучы сатучыга («Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсе нигезендә) түбәндәге таләпләрнең берсен куя ала:
* Шундый ук яхшы сыйфатлы товарга алыштыру яки, бәяне яңадан исәпләп, башка модельгә алмаштыру.
* Бәяне киметү.
* Кимчелекләрне бетерү яки аңа киткән чыгымнарны каплату.
* Сату-алу килешүен өзеп, түләнгән сумманы кире кайтару.
Әгәр сатып алучы һәм сатучы арасында кимчелекләрнең сәбәбе турында бәхәс туса, сатучы экспертиза билгели ала. Чыгымнарны гаепле як каплый.
Процедураны гадиләштерү өчен төргәкне һәм чекны сакларга киңәш ителә – бу товарны сатып алу фактын һәм аның халәтен расларга ярдәм итәчәк.
Әгәр сатучы бу таләпләрне үтәүдән баш тартса, ике нөсхәдә язма дәгъва төзергә һәм судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев