Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Көзен һәм кышын гөлләрне нишләтергә ярамый?

Яктылык җитмәсә, һава бик коры булса, гөлләр авырый башларга мөмкин.

Көзен һәм кышын бүлмә гөлләренең яфраклары тоныкланса, таплар барлыкка килсә, бөреләре кипсә, чәчәкләре коела башласа, махсус препаратлар кулланырга ашыкмагыз. Моның сәбәбе авыру һәм корткычлар түгел, яшәү шартлары булуы ихтимал. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Үсемлекләргә яктылык кирәк. Яктылык җитмәсә, алар авырый башларга мөмкин. Шуңа күрә гөлне яктыга күчереп куеп карагыз, тәрәзә пыялаларын чистартыгыз, тропик үсемлекләр өчен ясалма яктылык куярга мөмкин.

Бүлмә һавасы коры булса, үсемлекләр кипши башлый. Гөлләргә су сиптерегез, үсемлек янына сулы савыт куегыз, суын өстәп торыгыз.

Су дөрес сибелмәсә, гөлләр көчсезләнә. Туфракның өске катламы кипкәч кенә су сибәргә ярый. Туфрак бик кибеп бетсә, гөл савытын суга тыгып куегыз, һава куыклары чыкмый башлаганчы суда тотып торыгыз, диелә хәбәрдә.

фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев