КҮРӘГӘ БЕЛӘН АЛМАДАН ПИРОГКА ЭЧЛЕК
Киңәш-табыш

КҮРӘГӘ БЕЛӘН АЛМАДАН ПИРОГКА ЭЧЛЕК

Блогер Миләүшә Фәрхетдиновадан рецепт

Кирәк була:

  • 1 кг алма
  • 500 гр күрәгә
  • 400-500 гр шикәр

Алманың кабыгын әрчеп әз генә су салып (50 гр тирәсе) әкрен генә кайнатасыз. Алма йомшаргач ситодан чыгарасыз. Күрәгәне парландырып иттарткычтан чыгарасыз.

Алма белән икесен кушып кайнатырга куясыз. Шикәр комының яртысын башта салып кайнатасыз. Кайнап чыгып "болтых-болтых" килә башлагач, калган шикәр комын салып бетерәсез.

Варенье итеп куллансагыз да була.


Нет комментариев