Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кыштан соң машинаның кайсы урыннары ватыла?

Кыш беткәч, һәр машина йөртүчеләр шактый проблемалар белән очрашырга мөмкин. Бу турыда «АиФ» яза.

«Илкүләм автомобиль союзы» вице-президенты Ян Хайцеэр сүзләренчә, кыш йөрмәсәң дә, машина белән проблема чыгарга мөмкин.


«Мәсәлән, кондиционер көпшәләре һәм компрессор майланган була. Озак йөрми торгач, май аска таба агып бетә, көпшәләр кибә, система герметиклыгын югалта. Май булмау компрессор ватылуга да китерә», – ди ул.

Еш очрый торган борчуларның икенчесе – подвеска. Кыш көне чокырлар кар астында, аларны күреп бетереп булмый. Кайсыдыр урын ватылуын гадәти булмаган тавышка карап, мәсәлән, шаку, вибрация, буенча белеп була. Тиз барганда идарә итү кыенлашырга да мөмкин.

Экспертлар кондиционерны тикшерергә киңәш итә. Машинаны кабызгач, салонда сасы ис килсә, кышын системада бактерияләр үрчеп яткан булуы ихтимал. Моны бетерү өчен кондиционерны чистартырга, салон фильтрын алмаштырырга кирәк.

Тагын капот астындагы пространствоны тикшереп, суыту системасы патрубкаларын карарга, техник сыеклык агып ятмыймы икәнен тикшерү хәерле, диелә интертат хәбәрендә.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев