Танылган аш-су блогеры Мәрьям Миңнегулова кыяр тозлау рецептын тәкъдим итә.
“Кыяр рецепты көтәсез, беләм”, – дип язган ул үзенең социаль челтәрендә. “Банкаларны парландырам, кыярларны юам, салкын суда бераз тотам. Банкаларга укроп, карлыган яфрагы, чия яфрагы, сарымсак һәм кыяр тутырам. Өстенә кайнаган су салам, 15 минут тотам. Аннан бу суны түгәм. Рассолын аерым ясыйм.
Ике литр суга ярты стакан шикәр комы, ярты стакан 9 процентлы уксус, ике аш калагы ярым тоз салып кайнатып чыгарам да банкага салам. Тәмләткечләрне үзегезгә карап салыгыз, кибет тәмләткече дә ярый, мин инде борычлар, кәнәфер салып ябам. Бу рецептны миңа туганым биргән иде, аңа рәхмәтләр әйтеп ябам”, – дип язган ул үзенчә кыяр тозлауны. Ә сез нинди рецептлар белән уртаклаша аласыз?
Нет комментариев