Кызыл уылдык
Ел дәвамында бер тапкыр да ашап карамаган кеше дә аны бу бәйрәмгә алырга тырыша.
Яңа ел табынына кызыл уылдык кую электән килгән традиция. Ел дәвамында бер тапкыр да ашап карамаган кеше дә аны бу бәйрәмгә алырга тырыша.
Әмма Яңа ел якынлашкан саен уылдык бәясе дә күтәрелә башлый. Шуңа да аны күпләр хәзердән үк хәстәрләп куя. Тик ул Яңа ел төненә кадәр саклана ала микән?
Быел җитештерелгән уылдыкны сатып алган очракта бозылмыйча торачак, ди белгечләр. Тик аны суыткычта сакларга кирәк. Иң ышанычлысы – калай банкаларга тутырылганы.
Уылдыкны теләсә каян түгел, ә ышанычлы, стационар кибетләрдән алу хәерле. Әгәр сез үлчәп сатыла торган уылдык аласыз икән, тоз күләменә игътибар итү сорала. Тозы 4 проценттан ким булган уылдыкны катырырга мөмкин. Бәйрәмгә ике көн кала суыткычка куеп, акрынлап эретә башларга була. Андый очракта уылдык тәмен дә, дымлылыгын да югалтмаячак.
Үлчәп сатыла торган уылдыкка килгәндә, ул сыек, сулы булырга тиеш түгел. Моны бер савыттан икенчесенә бушатып, тикшереп карап була.
Фото / https://ru.freepik.com сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев