Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

«Магнит давылы» турында

Белгеч фикеренчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүче кешеләр аларга бик сизгер булырга мөмкин.

Медицина фәннәре докторы Роман Горенков «магнит давылы» көннәрендә организмы һава шартлары үзгәрешләренә бирешүчән кешеләргә нәрсә эшләргә кирәклеге турында киңәшләр бирә. Белгеч фикеренчә, сәламәт кешегә геомагнит үзгәрешләре йогынты ясарга тиеш түгел, ләкин, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүче кешеләр аларга бик сизгер булырга мөмкин.

Сәламәтлекләре начарлануны «магнит давылы» белән бәйли торган кешеләргә доктор геомагнит үзгәрешләре көнендә акыл һәм физик йөкләнешне киметергә, артериаль кан бысымы үзгәрешенә игътибар итәргә, стресслы хәлләрдән качарга, алкогольдән һәм артык ачы ризыктан баш тартырга, күбрәк су эчәргә һәм иртәрәк йокларга ятарга киңәш итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев