Май аенда бакча эшләре
Киңәшләр.
Май – елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай. Бу айда иң элек апрельдә башланган эшләрне төгәлләргә кирәк. Ай башында кишәрлекләрдә дым каплатуны, туфрак эшкәртүне дәвам итеп, иртә өлгерешле культуралар чәчүне, бигрәк тә ак башлы, чәчәк, пекин кәбестәләрен һәм кольраби утыртуны төгәллиләр, иртә өлгерешле бәрәңге утырталар. Шулай ук түбәндәге эшләрне дә башкару мөһим:
• Майның беренче көннәрендә үк бакча җиләген (әгәр дә ул яшелчә бакчасында үстерелгән булса) туфрагы белән бергә күчереп утыртырга мөмкин, болай эшләгәндә, ул быел ук җиләк тә бирәчәк.
• Кырау төшүе көтелгәндә, бакча җиләге түтәлләрен һәм кырауга чыдамсызрак башка төр культураларның өстен камыш яки пленкалар белән каплыйлар.
• Шул ук вакытта май башында ачык грунтка утырту өчен кавын, карбыз, ташкабак орлыкларын туклыклы кубик яисә стаканнарга чәчәләр.
• Майның беренче ункөнлегендә помидорны парникларга һәм пленкалы каркасларга күчереп утыртуны төгәллиләр.
• Майның икенче яртысында кәбестәнең соң өлгерешле сортларына (Подарок, җирле Клыков) туфрак әзерлиләр.
• Үсеп килә торган культураларның рәт араларын йомшарталар, тамыразыкларның (кишер, чөгендер һ.б.) шытымнарын сирәклиләр, иртә өлгерешле яшелчә культураларын органик һәм минераль ашламалар белән тукландыралар.
• Төрле борчаларга, кәбестә, суган һәм чөгендер чебеннәренә каршы бу корткыч бөҗәкләр зарарлый торган үсемлекләрне үлән төнәтмәләре, химик препаратлар белән эшкәртәләр.
• Беренче тапкыр уңышын кисеп алганнан соң күпьеллык суган, рәваҗ (ревень) һ. б. яшелчә культураларын тукландыралар, рәт араларын эшкәртәләр.
• Май ае коры торса, яшелчә культураларын, туфрак җилләгән саен, берничә тапкыр сугарырга туры килә, бигрәк тә кәбестә, кишер, чөгендер һ.б. культуралар сугаруга таләпчән.
• Майның икенче яртысы – кыяр чәчәргә яисә рассадаларын ачык грунтка (пленка астына) күчереп утыртырга, ә 25 майдан соң помидор рассадаларын шулай ук ачык грунтка күчереп утыртырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев