Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Микродулкынлы мичне чистартабыз

Микродулкынлы мичне даими чистартып тормасак, ул бактерияләр һәм начар ис чыганагына әйләнә. Тик аны һәрвакыт химия кулланып, тазартып тору мөмкин түгел.

Мәсьәләдән чыгу юлы бар. Моның өчен мичкә 10 минутка тәлинкә белән су куярга гына кирәк. Ул кайнап чыгып, пары май һәм ризык калдыкларын җебетер. Аннан соң инде чүпрәк белән сөртеп кенә аласы була.
Моннан тыш тагын бер ысул бар: микродулкынлы мичкә лимонны өч минутка гына куеп алыгыз. Әлеге җимеш үзен микробларга һәм бактерияләргә каршы чара буларак яхшы яктан күрсәткән. Махсус эремә әзерләү өчен бер лимон һәм кечкенә савытта су кирәк булачак. Җимешнең яртысыннан суын сыгарга, ә икенче кисәген савытка салырга кирәк. Шуннан соң катнашманы микродулкынлы мичкә өч минутка иң көчле режимга куегыз. Эчтәге пар каткан майны йомшарта алсын өчен, сүнгәч тә мичне 5 минут чамасы ачмый торыгыз.
«Аннары савытны һәм әйләнә торган подносны сак кына алыгыз. Йомшак чүпрәк яисә губка кулланып, аның эчке өлешен яхшылап сөртегез», – дип киңәш итә экспертлар. Микродулкынлы мич тулысынча кипкәч кенә ишеген ябарга була. Кул астында лимон юк икән, серкә кулланырга мөмкин. Моның өчен ике стакан суга бер аш кашыгы серкә кушарга һәм шундый ук инструкция белән эш итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт