Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Нарат күркәсеннән кайнатма

Тиздән, май урталарында, нарат күркәләре җыяр вакыт җитә. Табигатьнең әлеге нигъмәтеннән бик файдалы һәм үзенчәлекле кайнатма ясап була.

Күркәләрне машина йөри торган юллардан, сәнәгать зоналарыннан ерак урнашкан урманнан җыярга кирәк. Иң яхшысы – бу эшне иртән башкарырга. Ылыслы агачка зыян килмәгән булырга тиеш, күркәләр яшел булсын, иң тәмле кайнатма 1 сантиметр тирәсе зурлыкта булганнарыннан килеп чыга. Әчкелтем тәме булмасын өчен җыелган чималны бер тәүлек салкын суда тотарга кирәк. Ә кайнатма әзерләү рецепты бик гади, моның өчен су, нарат күркәләре, шикәр комы гына кирәк. Бер килограмм күркәгә бер кило шикәр комы, ярты литр су кулланыла.

Кәстрүлгә чиста су, яшел күркәләрне салып кайнатырга куярга кирәк. Бераздан шикәр комы өстәргә. Эреп беткәч күбеген җыеп алырга. Болгатып, ике сәгать дәвамында уртача утта пешерергә. Кайнап чыккан десертны кечкенә банкаларга тутырып тыгыз капкачлар белән ябып куярга кирәк. 

Әлеге кайнатманың файдалы үзлекләре күп, ул вирусларга каршы торырга булыша, гемоглобинны күтәрә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт