Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Өй шартларында тәмле сыр

Киңәш-табыш


Кирәкле ризыклар:
•    1 литр сөт,
•    1 кг эремчек,
•    3 аш кашыгы эретелгән ак май (сливочное масло),
•    1 йомырка,
•    1 чәй кашыгы сода,
•    1 чәй кашыгы (өеп) тоз.
Эшләү тәртибе:
Кайнап чыккан сөткә эремчекне салыгыз да 20 минут сүрән утта кайнатыгыз. Барлыкка килгән массаны марля аша сөзегез. Аерым бер мискада тугланган йомырка, сода, тоз кушыгыз да шул сөзелгән эремчеккә өстәп, сүрән утта 2-3 минут тирәсе пешерегез. Сыр тигез, бөтерчексез килеп чыксын өчен, эремчекне алдан ук вакларга кирәк – пешергәндә болгатып тору шарт. Менә шундый гади генә, тәмле сыр килеп чыга.

Гөлүсә Рәхмәтуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр