Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Орлык чәчәр чак җитә. Моны ничек дөрес эшләргә?

Тәҗрибәле бакчачылар ышанычлы ысул тәкъдим итә.

Гыйнвар-февраль айларында, кояш турырак карый башлау белән кибетләрдән орлык эзләүче бакчачылар күбәя. Ниндиләре генә юк аларның бүгенге көндә. Теләк, мөмкинлекләр һәм белем булганда, моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән чәчәкләр, безнең яклар өчен ят яшелчәләр дә үстерергә була. Тик моның өчен орлыкларны дөрес сайлау шарт. 

Намуслы җитештерүчеләр үзләре турындагы мәгълүматны беркайчан да яшерми һәм сатып алучылардан шикаятьләр, тәкъдимнәр кабул итәргә әзер. Һәр орлык савытында җитештерүченең исеме, адресы, мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры, хат язу өчен электрон адрес күрсәтелә. Партия номеры, тутыру һәм куллану вакыты, авырлыгы яки орлык саны күрсәтелергә тиеш һәм аның типографик ысул белән басылмавы шарт. Орлык кабында сыйфат стандартының саннары да була. 

Орлыкны алу гына түгел, ә чәчәр алдыннан дөрес эшкәртү дә шарт. Тәҗрибәле бакчачылар аларны водород перекисе белән дымландырып алырга киңәш итә. Моның өчен 1 стакан суга 1 чәй кашыгы водород перекисе кушып эремә ясау мөһим. Аннары орлыкларны марляга төрергә яки чүпрәк капчыкка салырга һәм эремәгә батырырга кирәк. Болай эшләгәндә алар тизрәк тишеләчәк.  Бу рәвешле озак яткан орлыкларны да уятырга була. Әмма бу алымны эшкәртелмәгән (бу хакта орлыкларның кабында языла)  яки үзең әзерләгән орлыклар өчен генә кулланырга була.

Водород перекисендә эшкәртелгән орлыклар зарарсызлана, иммунитеты яхшыра. Алар эфир майларыннан чистара, бу укроп, кишер, петрушка кебек исле орлыклар өчен аеруча яхшы икән.

фото: https://ru.freepik.com


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт