Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Киңәш-табыш

Пикник күңелсез тәмамланмасын дисәң...

Дөрес туклану буенча белгеч Чулпан Мөслиховадан киңәшләр

Җәйге матур көннәр — пикниклар өчен менә дигән вакыт. Бу форматтагы ял сезгә физик һәм эмоциональ яктан яңарырга, көч җыярга, җәйге матур кояшлы көннәрдән максималь файда алырга мөмкинлек бирәчәк. Ә түбәндәге кагыйдәләрне үтәү ялыгызны күңелле һәм куркынычсыз итәр!
1. Азык-төлекне сайлау һәм саклау
Табигатьтә ял иткәндә азык-төлекләрне сайлауга аеруча игътибарлы булыгыз.
·        Суыткыч кулланыгыз! Бозыла торган азык-төлекне (ит, балык, йомырка, сөт ризыклары, майонезлы һәм күп компонентлы салатлар, кабымлыклар) термосумкада саклагыз. Көн эссе булганда аларны кояш астында калдырырга ярамый, чөнки әлеге ризыклар эчәк инфекцияләре һәм агулануларның иң еш сәбәпчесе булып тора.
·        Деликатеслардан баш тартыгыз! Чи яисә әз тозланган балыкны, диңгез ризыкларын табигатьтә эссе һавада куллану куркыныч — алар бер сәгатьтән соң ук бозыла башларга мөмкин.
·        Шашлыкны дөрес сайлагыз! Пикникның классик ризыгы булган шашлыкны үзегез тәмләткечләр белән маринадлап алып барыгыз яисә ышанычлы урыннардан гына алыгыз.
·        Җимешләрне тикшерегез! Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне сайлаганда, әз генә черек яки күгәргән (плесень) урыннары булса да алмагыз. Җылы һавада әлеге урыннарда бактерияләр аеруча тиз үрчи.
2. Чисталык һәм гигиена
·        Кулларны юу. Ризык әзерләгәндә һәм ашар алдыннан кулларыгызны сабын белән юыгыз яисә дезинфекцияләгез.
·        Аерым такталар. Ит-балык һәм яшелчә-җиләк өчен аерым кисү такталары тотыгыз.
·        Термик эшкәртү. Ит һәм балык ризыкларын яхшылап пешерергә кирәк. Патоген микроорганизмнар сәламәтлеккә зыян салып, ялыгызның ямен берүк бетермәсен!
·        Содалы су. Җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне куллану алдыннан 10-15 минут чәй содасы салынган чиста суда тотыгыз, аннары яхшылап юыгыз. Ризыкларны алдан ук өйдә юып алып бару вакытны сакларга ярдәм итәр.
·        Су запасы. Пикникка суны җитәрлек күләмдә алыгыз. Ул эчәргә, кулларны яисә җиләк-җимешне чайкарга, күмерне сүндерергә һәрвакыт кирәк булачак.
3. Нутрициологтан файдалы меню
Күпләр пикникка казылык, майлы шашлык, пакеттагы соклар алып бара. Әмма алар ашказаны-эчәклек авыруларының кискенләшүенә китерергә мөмкин. Үзегез белән көн буена энергия бирә торган файдалы ашамлыклар әзерләгез:
·        Яшеллек. Кабымлыкка клетчаткага бай яшелчәләр алыгыз, алар ашкайнатуга ярдәм итә.
·        Файдалы аксымнар. Кибет казылыгы урынына пешкән ит, балык яки сыр алу яхшырак.
·        Җиңел кабымлыклар. Капкалап алырга чикләвек, көнбагыш, җиләк-җимеш, тулы бөртекле икмәктән ясалган кабымлыклар яхшы була. Табигатьтә кабымлыклар ясау өчен лаваш куллану җайлы. Мәсәлән, эремчекле сыр, салат яфраклары, кыяр салып, рулет итеп төрәсез һәм кечкенә кисәкләргә турыйсыз.
·        Яшелчә таякчыклары. Таякчыкларга черри помидоры, моцарелла сыры һәм базилик кидереп, өстенә бальзамик соус сибәргә мөмкин.
·        Маринад серләре. Шашлыкны кефир яисә газлы минераль суда маринадлагыз — мондый итне организм җиңелрәк үзләштерәчәк. Ризыкларны учакта, грильдә кыздырганда, артык көйдермәгез. Көйгән кара урыннары бавыр өчен бик зыянлы, бу җирен ашамау хәерле.
·        Эчемлекләр. Баллы газировка урынына үзегез ясаган лимонад, җиләк морслары, лайм салынган минераль сулар, җимешле чәйләр файдалырак булыр.
4. Кояштан һәм бөҗәкләрдән саклану
Кояшлы аяз көнне саф һавада үткәрсәгез, организм Д витамины белән тәэмин ителәчәк. Шулай да кояштан саклану кремнарын, махсус күзлекләрне, баш киемнәрен һәм бөҗәкләргә каршы чараларны (репеллентларны) кайгыртыгыз.
5. Табигатьне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы
·        Пикник өчен чиста, күләгәле урыны да булган җирләрне сайлагыз.
·        Учак өчен махсус билгеләнгән урыннарны сайласагыз бик әйбәт. Ут якканда янәшәдә коры яфраклар, коры агачлар, печән кибәннәре булмаска тиеш.
·        Учакны караучысыз калдырмагыз. Киткәндә ут үткән урынга су яки ком сибеп, күмерләрне тулысынча сүндерегез, бөтенләй суынганын көтегез.
·        Артыгыздан чүп калдырмагыз. Савыт-саба, калдыкларны чүп пакетларына салып үзегез белән алы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ял турист табигать