Раковинадан нәрсә агызырга ярамый?
Киңәш-табыш

Раковинадан нәрсә агызырга ярамый?

Күп кенә хуҗабикәләр раковинадан теләсә нәрсә агызып җибәрүдән бер дә курыкмый. Ә менә ул тыгылып, су китми башлагач кына хафага төшәләр.

Торбаларны түбәндәге әйберләр тыгылдыра:

•  Ризык калдыклары. Савыт-сабаны юар алдыннан яхшылап ризык калдыкларын чистартыгыз.
•  Пешкән йомырка кабыгының вак кисәкләре раковинадан агызып җибәргән ризык калдыкларын клей шикелле үзенә туплый. 
•  Май. Торбалардагы майны юып төшерер өчен, раковинага вакыт-вакыт кайнар су салырга кушалар. Әмма пластик торбаларга кайнап торган су салырга ярамый, пластик бозыла.
•  Кофе суда эреп бетмәгәнлектән, аның куесы торбаларның стеналарына ком шикелле утыра.
•  Он калдыклары дымны сеңдерергә һәм күперергә сәләтле.
•  Чәчләр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев