Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Салкын тигәндә файдалы эчемлекләр

Бал һәм лимон белән җылы чәй. Әгәр сезгә салкын тигән икән, беренче эш итеп, кара яки яшел чәй ясагыз. Аңа 1 чәй кашыгы бал һәм берничә телем лимон салыгыз. Файдалы матдәләрен саклап калу өчен бал һәм лимонны кайнар суга салырга кирәкми.

Юкә чәчәкләре белән кура җиләге чәе. Юкәнең кипкән чәчәкләреннән чәй кайнатыгыз, аңа кипкән җиләк һәм кура җиләге яфраклары өстәгез һәм 30 минут тотыгыз. Әгәр кура җиләге юк икән, аның кайнатмасын да кулланырга була.

Гөлҗимештән чәй. Беркемгә дә сер түгел, гөлҗимеш – С витамины чыганагы. Вакланган гөлҗимешнең кипкән җимешләрен (3 аш кашыгы) 0,5 л кайнар суга салып, төнгә термоста калдырыгыз. Иртән ашарга 30 минут кала көненә 4 тапкыр 1/2 стакан эчегез.

Мүк җиләге яки нарат җиләгеннән морс. Мүк җиләге һәм нарат җиләге – бактерицид үзенчәлекләре буенча уникаль җимешләр. Морс әзерләү өчен мүк һәм нарат җиләкләренә шикәр комы кушып төегез (3:1). 2 аш кашыгы катнашмага 0,5 литр җылы су салыгыз.
Минераль су белән кайнар сөт. Әгәр сездә ютәл барлыкка килгән икән, минераль суга (Боржоми) кайнар сөт салып эчегез. Әлеге эчемлек какырык кубып чыгуга ярдәм итәчәк.

Сарымсак белән сөт. Бу эчемлек сезгә бер төн эчендә аякка басарга ярдәм итәчәк. Җылы сөткә 10 тамчы сарымсак суын салырга һәм төнгә эчәргә кирәк.

Лимонлы имбирь чәе. Салкын көннәрдә иммунитетны ныгытачак һәм эшкә сәләтлелекне арттырачак. 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы лимон суы, 0,5 чәй кашыгы вакланган имбирь тамыры һәм бер чеметем корица салып болгатырга. Чәйгә бераз кипкән бөтнек яфракларын да салырга була.

Ромашкалы чәй. Ромашка – ялкынсынуга каршы чара. Юкә һәм бал белән бергә, салкын тиюгә каршы яхшы чара булып тора. Чәй әзерләү: 1әр чәй кашыгы юкә чәчәге һәм ромашка алырга, 1 стакан кайнар су кушып кайнатырга, 20 минут тотарга һәм сөзәргә. Көнгә 3 тапкыр 1/3 стакан эчәргә. Бал өстәргә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев