Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Салкын тиюдән саклаучы чәй

Аны авырганда гына түгел, кышын вируслар күп таралган вакытта эчү дә файдалы.

Салкын тиюдән сарымсактан да яхшырак саклаучы эчемлек бар. Бу – имбирьле чәй. Аны авырганда гына түгел, кышын вируслар күп таралган вакытта эчү дә файдалы. Ул иммунитетны ныгыта, арыганлыкны киметә. Аны ничек әзерләргә? Эмаль савытка 500 мл су салып кайнатып чыгарырга. Шунда 3 см тирәсе имбирь тамыры, бер чеметем кардамон, корица, гвоздика, ярты лимон салып, сүрән утта 5 минут тотарга. Чәйне бераз суытып эчәргә. Аллергия булмаса, бер калак бал да өстәргә була.

Фото freepik.com сайтыннаны алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев