Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Салкын тиюне дарусыз да дәвалап була

Себер дәвалаучылары киңәшләре.

1.    Йоклар алдыннан аякларны 15 минут горчица суында тотарга киңәш ителә. 40 градус кайнар суга бер аш кашыгы горчица салырга кирәк. Бу вакытта аякның кан тамырлары киңәя, баш һәм борын-йоткылыктан кан йөгерә, ялкынсыну кими. Аякларны җылыткач, йон оекбаш киеп куярга кирәк. Иртәнгә борын тыгылуы бетә һәм температура да төшә. 
2.    Төнгә каршы күкрәк, арка, табаннарны бурсык мае белән сөртергә кирәк. Май тәнгә сеңеп, җылыта, канны куа, вирус белән эчтән көрәшергә ярдәм итә. Юрган ябынып, тирләп йокларга кирәк. Иртәнгә салкын тиюнең эзе дә калмаячак.  
3.    Кура җиләге, юкә һәм балның файдасы әйтеп бетергесез. Киптерелгән кура җиләге белән юкә чәчәген төнәтеп, бал өстәргә һәм кайнар килеш тирләгәнче эчәргә кирәк. Кура җиләгендә табигый аспирин бар, юкә тирләүне көчәйтә. Вирус тир белән чыга. 3 сәгать дәвамында эчеп торсаң, температура да төшеп китә. 
4.    Салкын бүлмәдә җылы юрган астында йокларга кирәк. Төнгә тәрәзәне ачып, 16 градуска кадәр җилләтергә киңәш ителә. Вируслар җылыда, тынчу бүлмәдә үрчиләр. Ә салкын һава аларны үтерә, тәнгә терелергә ярдәм итә. Себер дәвалаучылары чирләгәндә беркайчан да өйләрен  якмаганнар, салкынча бүлмәдә дәваланганнар. 
5.    Бүгенге көндә вируска каршы һәм температураны төшерүче дарулар бихисап. Тән температурасының күтәрелүе – организмның вируска реакциясе, ул көрәшә дигән сүз. Аны төшерергә ярамый. Себер дәвалаучылары организмга үзенә көрәшергә булышканнар. Горчица канны куа, май җылыта, үләннәр вирусны тир аша чыгара, саф һава инфекцияне үтерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев