Табаларны ничек чистартырга?
Киңәш-табыш

Табаларны ничек чистартырга?

Лениногорск шәһәренең "Ак калфак" хатын-кызлар җитәкчесе Тәслимә Рафикованың табалары чисталыгына күпләр шакката.

Күрше, туганнары да "табаларны ничек чистартасың?" дип сорап торалар. Үзенең серләрен ул "Шәһри Казан"га сөйләде: бер чиләк суга 6 флакон кәгазь клее, кыргыч аша үткәрелгән бер хуҗалык сабыны, бер кап кальций содасы салабыз. Табаларны шуңа салып 4-5 сәгать дәвамында кайнатабыз. Шуннан соң аларны алып тимер щетка белән юарга кирәк. Табалар кибеттә сатып алынган халәтенә кире кайтачак


Хатын кызның уңган-булганлыгын табаларыннан күреп була, дигән бит борынгылар. Сезнең дә табаларыгыз ялтырап. күзләрегезне иркәләп торсын, ди Тәслимә ханым. 

 

Чыганак: Шәһри Казан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев