Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Табиблар киселгән икмәк сатып алмаска киңәш итә

Җитештерүчеләр ипи кисә торган корылмаларын махсус май белән эшкәртәләр.

Кибетләрдә хәзер ипинең нинди төре генә юк. Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен хәтта телемнәргә киселгәннәре дә бар. Сүзебез нәкъ шундый икмәк турында булачак.

Чынлап та, бигрәк рәхәт инде ул телемләп киселгән ипине сатып алып ашау. Бигрәк тә табигать кочагына чыкканда, юлда уңайлы - ачтың да ашадың. Тик, табиблар мондый ипине сатып алырга киңәш итми. Чөнки полиэтилен пакетларда киселгән ипи тизрәк күгәрә. Җитештерүчеләр дә, тиз бозылганга күрә, мондый икмәкне консервантлар белән эшкәртәләр, ә ул сәламәтлек өчен зарарлы, дип яза https://omet-rb.com.

Шуны да белү мөһим - җитештерүчеләр ипи кисә торган корылмаларын махсус май белән эшкәртәләр, һәм экономия өчен кайберләре сыйфатсыз май кулланырга мөмкиннәр икән.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт