Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Табигый алма серкәсе

Дания Дәүләтьянова иммунитетны ныгытучы, авыруларны кисәтүче файдалы рецептларын газета укучыларга да тәкъдим итә.

Бу минем күп еллар дәвамында файдалана торган рецепт. Табигый алма серкәсе составында витаминнар, кислоталар, микроэлементлар, ферментлар һәм пектиннар бик күп.

Чиста су һәм бал белән кушылган алма серкәсе бактерияләргә, гөмбәчекләргә каршы көрәшә, антисептик үзлеккә ия, организмны ныгытуда һәм чистартуда ярдәм итә.

Аны әзерләү өчен 1 стакан җылы су, 1 бал кашыгы алма серкәсе (яхшы сыйфатлы), 1 чәй калагы бал кирәк. 
Иртән бер стакан җылы су эчкәннән соң 10 минут үткәч һәм кич йоклар алдыннан бер сәгать кала болгатып эчәбез.

Ашказаны авырулары булган кешеләргә табиб белән киңәшләшергә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев